Чүпрәледә боз сарае янында җиләк-җимеш бакчасы утырттылар

Быел Камил абый тагын 250 төрле культуралар үсентесе сатып алган.

(Чүпрәле, 11 октябрь, «Татар-информ», «Туган як»). Иске Чүпрәле авылының көньяк-көнбатыш өлешендә «Бергәләп җиләк-җимеш бакчасын утыртыйк!» дип исемләнгән экологик акция узды. Әлеге акцияне үткәрү инициативасы белән хезмәт ветераны һәм районның хөрмәтле кешесе Камил абый Бекмөхәмәдов чыкты.

Камил абый Бекмөхәмәдов җиләк-җимеш үсентеләрен үз акчасына сатып алган. Исегезгә төшерәбез, алмагач, груша,  слива кебек төрле сортлы 75 үсенте ветеран тарафыннан узган ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына сатып алынган иде. Әлеге җиләк-җимеш бакчасы район үзәгендә барлыкка килде.

Быел исә, Камил абый тагын 250 төрле культуралар үсентесе сатып алган. Агачлар утырту эшен узган атнада башладылар. Шулай итеп, Яңа Чүпрәле авылы мәчете янында утыздан артык җиләк-җимеш агачы утыртылды, Иске Чүпрәленең 1нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы территориясендә дә шундый ук күләмдә куаклар барлыклар килде. Шулай ук алтмышка якын үсентене Камил абый мәдәният хезмәткәрләренә бүләк итте, аларны амфитеатр янындагы беркетелгән участокта утырттылар.

Һәм менә хезмәт ветераны тырышлыгы белән «Алтын Барс» боз сарае янында 85 төп үсентесе булган тагын бер җиләк-җимеш бакчасы барлыкка киләчәк. Бу сан Камил абыйның юбилеена туры китерелгән, киләсе елда ул 85 еллыгын билгеләп үтәчәк. Яңа җимеш бакчасы да «Юбилей бакчасы»дип аталачак.

Экологик чара оешма һәм предприятие хезмәткәрләрен, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннарын берләштерде.

Хезмәт ветераны инициативасын район башлыгы Марат Гафаров та хуплап, изге эшкә кушылды. «Камил абый ел саен агачлар утыртачагын әйтте. Моны ул түләүсез нигездә башкара. Бу инде дүртенче бакча һәм аның планнары күп әле. Без сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез һәм берничә елдан соң бу хезмәтләрнең нәтиҗәләрен күрергә язсын», — дип шәрехләде ул.

Камил абый Чүпрәле районына үз гаиләсе белән 24 ел элек кайтып төпләнгән. «Туган авыл өчен файдалы эшләр эшлисе, хәтер калдырасы килә. Киләсе буын мин башлаган изге эшләрне арттырыр һәм табигатькә сакчыл карашта булыр һәм үзенең кече ватанын яратыр дип ышанам», — диде хезмәт ветераны.