420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Иҗтимагый палатасында «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларының аэровокзал комплексларында Г.Тукай һәм Н.Лемаев образлары чагылдырылачак. Әлеге эшләрне башкару турында оештыру комитеты утырышы узды. Киңәшмәне республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин үткәрде.
Киңәшмәдә аэропортлар тарафыннан тәкъдим ителгән исемнәр нигезендә аэровокзал комплексларын рәсмиләштерү алымнары һәм концепцияләре каралды.
«Казан аэропортында Габдулла Тукай тормышы чагылдырылачак, ә «Бигеш»тә Татарстанның сәнәгать потенциалына - Кама аръягы төбәгенең үсешенә һәм бу Николай Лемаевның роленә басым ясарга планлаштырыла», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эшләр республика гражданнарының төрле категорияләре фикерен исәпкә алып эшләнәчәк. Әлеге идеяне тормышка ашыру өчен архитекторлар, тарихчылар, журналистлар һәм теләгән гражданнарны җәлеп итеп, иҗтимагый фикер алышу оештырылачак.