Иске Зәй бистәсендә эзтабарлар эшли

Тарих битләреннән билгеле булганча, әлеге урыннарда сәнәкчеләр фетнәсе булган дигән фаразлаулар бар.
(Зәй, 11 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Бу көннәрдә Иске Зәй бистәсенең Мәктәп тавы дип аталган тарихи урынында районның “Гвардия” һәм “Форпост” эзтабарлар отрядлары әгъзалары республиканың “Отечество” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Коноплев белән берлектә казу эшләрен башкарды. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.Биредә хәзерге вакытта “Мәктәп тавы” проектын гамәлгә ашыру максатында яр буе территориясен төзекләндерү эшләре бара. Тарих битләреннән билгеле булганча, әлеге урыннарда сәнәкчеләр фетнәсе булган дигән фаразлаулар бар. Димәк, монда кешеләрнең үлеп калып, яхшылап күмелмәгән булу ихтималы бик зур."Район җитәкчелеге яр буенда ял зонасын булдырганда, билгесез каберлекләр өстендә төзелеш эшләрен алып баруга юл куймау максатында без - эзтабарларга нәкъ менә төзекләндерү эшләре алып барылучы урыннарда казу эшләре башкарырга, кеше сөякләре килеп чыккан очракта, аларны каберлекләргә күмүне оештыруны йөкләде. Бүген без шул гамәлне башкаруга керештек", - диде “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.