11 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан мәчетләрендә 1552 елда Казанны саклап һәлак булганнарга дога кылдылар, Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты / Алар мәдәният, мәгариф, телне һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе институтлары җитәкчеләре белән очрашты / 2010 елда башлап Татарстанга 10 миллиард доллардан артык чит ил инвестициясе җәлеп ителгән.

Болгар ислам академиясе киләсе елдан башлап татар теленнән олимпиада үткәрәчәк / Быел олимпиада гарәп һәм рус телләреннән генә үткәрелә.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында китап басылып чыкты / “Туташ” романы Татарстан язучылар берлегенә татар шәхесләре турында язу өчен бирелгән заказ буенча эшләнгән.

Киләсе ел бюджетына балтырганга каршы көрәш өчен акча кертелергә мөмкин / Ришат Хәбипов Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында шушы проблеманы күтәрде.

Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте / Нәтиҗәдә 1300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, ә 200ләп кеше хастаханәгә яткырылган.

Татарстан мәчетләрендә 1552 елда Казанны саклап һәлак булганнарга дога кылдылар / Бүген Кол Шәриф мәчетендә 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә багышлап вәгазь сөйләнде.

“Идел-йорт” халык театрлары фестивалендә федераль бюджетлы спектакль катнашты / Яшел Үзән музыкаль театрының “Айлин белән Данияр” спектакле "Кече шәһәр театрлары" федераль гранты хисабына куелган.