Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

Республикада төнлә кырау булуы мөмкин.
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 12 октябрьдә, Татарстанда, шул исәптән Казанда да, җилле һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр җитәчәк. Республикада төнлә кырау булуы мөмкин: 2 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 4–9 градуска кадәр җылытачак. Шул ук вакытта төбәктә сизелерлек явым-төшем күренми, дип җиткерә синоптиклар.