Татарстанда явым-төшемсез көн көтелә

Республика районнарында томан төшү ихтималы бар.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына карганда, иртәгә – 12 октябрьдә республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, томан булу ихтималы бар. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә 0..+5 градус булса, көндез – +8..+13 градуска кадәр җылыта.

Казанда киләсе тәүлектә төнлә һәм көндез алмашынучан болытлы һава торышы саклана, шулай ук явым-төшем көтелми. Татарстан башкаласында төнге сәгатьләрдә минималь температура – +2..+4, көндез максималь һава температурасы +9..+11 градус булачак.