420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 11 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Татарстанда, шул исәптән Казанда да иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыш тарафтан исә, уртача тизлектә.
Татарстанда көндезге максималь һава темпертурасы – +6..+11, көнчыгыш районнарда – +14, Казанда +8..+10 градус булачак.