“Татар-информ”да 112 бердәм коткару хезмәте турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 12 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә 112 бердәм  экстрен коткару хезмәте турында сөйләшәчәкләр.

Матбугат конференциясендә Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко катнашчак. Сүз оператив хезмәтләр эше, бурычлары һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында оператив-диспетчерлык идарәсенең максималь автоматизацияләнгән булуы һәм әлеге хезмәтләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге хакында барачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.