Россиянең биш төбәгендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар эпидемия чигеннән бераз арткан

Роспотребнадзор авыручылар саны аз дип билгеләгән, ә Сәламәтлек саклау министрлыгы Росия халкының яртысына прививка ясатырга ниятли.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекциясе белән авыручылар саны Россиянең биш төбәгендә генә бераз эпидемиология чигеннән арткан. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны ил буенча аз дип билгеләгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Тулаем алганда Россия территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны түбән дәрәҗәдә”, - дип билгеләп үткәннәр ведомствода. Бераз үсеш Россиянең ике субъектында ике яшькә кадәрге, дүрт субъектында өчтән алты яшькә кадәрге балалар арасында күзәтелгән.

Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Россиядә грипптан 33,2 млн кеше, шуларның 8,9 млны балалар, прививка ясаткан. 2017 – 2018 елда Сәламәтлек саклау министрлыгы Росия халкының яртысына прививка ясатырга ниятли.

Искәртеп үтик, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, сезонлы гриппны һәр ел планетаның 3 млнан 5 млнга кадәр халкы авыр формада кичерә, 250 меңнән ярты миллионга кадәр кеше үлә.