Мисыр Россиядән 2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан авиаэлемтәләрне торгызуны сорый

Мисырның үп кенә туристлык фирмалары инде авиаэлемтәләрне яңартуга өметләнеп, Россиягә турлар тупларга әзерләнә.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Мисыр эшмәкәрләре ассоциациясе Россия хөкүмәтенә илләр арасындагы авиаэлемтәләрне яңадан җайлау турында мөрәҗәгать әзерли. Моңа Мисыр җыелма командасының Футбол буенча дөнья чемпионаты финал стадиясенә чыгуы да этәргеч булган. Бу хакта “Известия” яза.

Оешма башлыгы Әхмәд Бальбаа сөйләвенчә, күп кенә туристлык фирмалары инде авиаэлемтәләрне яңартуга өметләнеп, Россиягә турлар тупларга әзерләнә. Аның сүзләренчә,чикләүләр алынса, меңләгән мисырлы Россиягә бару турында уйлаячак.

Бальбааның якын арада Россия Президенты Владимиру Путинга бизнес вәкилләре һәм җанатарлардан илләр арасындагы авиаэлемтәләрне торгызу турында мөрәҗәгать юлланачак, дип хәбәр итә Россия туристлык операторлары ассоциациясе матбугат хезмәте.

Үз чиратында, Россиядәге Мисыр илчесе Мөхаммәд әл-Бәдри гарәп республикасының аэропортларда куркынычсызлык булдыру турындагы протоколны имзаларга әзер булуын җиткерә. Каһирә Мәскәүнең авиаэлемтәләрне яңарту турындагы карарын көтә.

Искәртеп үтик, Мисыр ил җыелмасының Футбол буенча дөнья чемпионатының финал стадиясенә чыгуы 28 ел эчендә беренче тапкыр булган. Гарәп республикасы илкүләм командасы дөнья беренчелегендә бары ике тапкыр гына катнашкан булган - 1934 һәм 1990 елларда.