Әлмәттә кедр үсентеләре тараталар

Бер үсенте алу өчен 3 кг макулатура тапшырырга кирәк.

(Әлмәт, 11 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 9-13 октябрьдә ел саен үткәрелә торган «Агачны бергәләп коткарыйк» акциясе уза, дип яза җирле басма.

Аның кысаларында теләге булган һәр кеше макулатура тапшырып, кедр, чыршы, имән, өрәңге үсентеләре ала ала икән. Бер үсенте алу өчен 3 кг макулатура тапшырырга кирәк. Шунысы да бар, макулатура тапшырудан җыелган акчалар балалар йортларына ярдәмгә юнәлтелә. Акция уза торган адрес: Әминов урамы 9 а йорты, “Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты”.