Киләсе елга сәламәтлек саклау өлкәсенә акча 4,7 млрд сумга күбрәк бүленәчәк

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары алдагы өч елга бюджет планын карый.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2018 елга Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсенә бюджеттан бүленгән акчалар күләме артачак. Бу хакта бүген республика закон чыгару органының социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, киләсе елда республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә 22,5 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Бу, 2017 ел белән чагыштырганда, 4,7 млрд сумга күбрәк.

Мәгълүм булганча, депутатлар бюджет планын алдагы 3 елга карый. Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елда бу юнәлешкә  - 21,4 млрд сум, 2020 елда 19,8 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелер дип фаразлана.