Казан урманында өмә узачак

Эш кораллары белән оештыручылар тәэмин итә.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). 14 октябрьдә Казанның Горки-Әмәт урманында шимбә өмәсе оештырыла. Бу хакта Парклар һәм скверлар дирекциясегә сылтама белән шәһәр мэриясенең рәми порталы җиткерә.

“Өмә 11.00 сәгатьтә башлана. Җыештыру өчен кирәкле әсбапларны фестиваль мәйданчыгында алып булачак”, – диелә хәбәрдә.

Чараны оештыручылар чүпне аерып җыярга планлаштыра. Шулай ук, бу көнне экологлар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары экологик лекторий да уздырачак.