Азнакай районы Кәкре Елга авылының элекке колхоз рәисенә мемориаль такта ачылды

Чарада район җитәкчеләре, Гариф аганың авылдашлары, хезмәттәшләре, кызы Линара һәм кияве Рудис Сәлахов катнашты.

(Азнакай, 10 октябрь, "Татар-информ", «Маяк», Энҗе Галәветдинова). Азнакай районда зур авылларның берсе Кәкре Елга үзенең көчле хуҗалыгы белән данлыклы. Моңа ул эш сөючән кыз һәм уллары хезмәте белән ирешкән. Халыкның киләчәген кайгыртучы, батырып эшләүче уңган, таләпчән җитәкчеләре булганга авыл яши. Элекке колхоз рәисе Гарифҗан Галимҗан улы Галимов та иң хөрмәтле кәкерлеләрнең берсе, дип яза җирле басма.

Узган атнада авылның мәдәният йортында аның истәлегенә багышланган чара узды, мемориаль такта ачылды. Чарада район җитәкчеләре, Гариф аганың авылдашлары, хезмәттәшләре, кызы Линара һәм кияве Рудис Сәлахов катнашты.

Гарифҗан ага тумышы белән Үрнәк авылыннан. Ашлык урган җиреннән хәрби заводка чакыртып алынган. 1954 елда гаскәри хезмәт мөдәттен тутырып кайткач, 4 артельне берләштергән «Марс» колхозына җитәкче итеп билгеләнгән. Тормыш иптәше Нурлыхадә апа белән тату һәм үрнәк гаиләдә 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.

33 ел эшләү дәверендә авылда районда беренче булып, дәвалау-профилакторий йорты, ашханә, заманча кибетләр, мәдәният йорты сафка баскан. Гарифҗан Галимов авыл хуҗалыгын үстерүдә зур уңышлар күрсәткән өчен КПСС Үзәк комитетының күчмә Кызыл байрагы, Почет билгесе, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, күпсанлы Почет грамоталары белән бүләкләнгән.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин вакыйганың зур мәгънәгә ия булуын ассызыклады:

– Халыкның киләчәге үзенең тарихын, күренекле шәхесләрен белүдән башлана. Үрнәк алырдай кешеләр киләчәк буынны тәрбияләүдә зур роль уйный, – диде ул.

Авылдашлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы җитәкченең игелекле эшләрен бүген дә онытмыйлар. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ветераннар Советы рәисе Миргасим Кәримов, “Марс” хуҗалыгының элекке директоры Хәбип Баянов, авыл җирлеге башлыгы Сарыйм Авзалов, аларның дәвамчылары Рамиль Зарипов, Илгизәр Мөхәммәтҗанов Гариф ага белән иңгә-иң куеп эшләгән заманнарны искә алдылар.

Линара Сәлахова әтисе белән чиксез горурлануын белдерде. Биредә 11 ел агроном булып эшләгән тормыш иптәше Рудис Сәлахов та Гарифҗан абыйны җылы сүзләр белән телгә алды. Алар истәлек тактасын булдыруда ярдәм күрсәткән район һәм авыл җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле.

Мемориаль такта ачу тантанасыннан соң өлкәннәрне олылау бәйрәме башланды. Чәй табыны артында туган ягы үсеше өчен зур өлеш керткән авылның хөрмәтле кешеләренә тәбрикләү сүзләре өзелмәде.