2018 елгы чемпионат җанатарларының түләүсез хәрәкәтен тәэмин итү хезмәте эшли башлый

Якын арада телефон линиясе, сайт һәм “Җанатарның транспорт гиды” кушымтасы эшли башлаячак.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында җанатарларның түләүсез хәрәкәт итүе буенча ярдәм хезмәте үз эшен башлады. Бу хакта “Транспорт дирекциясе-2018” коммерцияле булмаган оешма матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтик, берничә зур Россия шәһәрендә узачак футбол буенча “FIFA-2018” дөнья чемпионаты матчлары вакытында ярышларны караучылар барысы да уеннар оештырылган шәһәрләргә  түләүсез  бару мөмкинлегеннән файдалана ала. Моннан тыш, матч көннәрендә спорт ярышлары барган мәйданнардан узган шәһәр транспортының кайбер маршрутлары җанатарларны бушлай йөртәчәк.

Сүз уңаеннан, шундый ук транспорт системасы Казанда да Конфедерацияләр Кубогы һәм “Универсиада-2013” узганда кулланылган иде.

2018 елгы дөнья чемпионатына җанатарларның түләүсез юлы буенча сорауларны support@transport2018.com электрон почтасы аша юллап, сорауларга җавап алып була. Озакламый телефон линиясе, сайт һәм “Җанатарның транспорт гиды” кушымтасы эшли башлаячак.

Искәртеп үтик, түләүсез транспорт хезмәтеннән файдаланырга 2018 елгы дөнья чемпионатына билетлары һәм җанатар паспорты (Fan ID) булганнар гына хокуклы.