Кеше хокукларына кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар кабул ителә

Әлегә 6 кеше министр һәм ышанычлы вәкил белән күзгә-күз очрашырга алдан ук теләк белдергән

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 12 октябрь көнне 14.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча ышанычлы вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны уртак кабул итәчәк. Аларга карата мөрәҗәгатьләре булганнар исә Казанның Декабристлар урамындагы 6 нчы йортында урнашкан Кеше хокуклары буенча уполномоченный аппараты бинасына килергә тиеш була.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган белешмә буенча, җәмгысе ике дистәдән артык кеше очрашу турында алдан мөрәҗәгать иткән, шуларның әлегә 6сы министр һәм ышанычлы вәкил белән күзгә-күз очрашырга теләк белдергән.