Казанда “ВолгаЗдравЭкспо” күргәзмәсе ачылачак

12 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Иделсәламәтлекэкспо»/”ВолгаЗдравЭкспо” Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кабат ишекләрен ачачак

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). 12 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Иделсәламәтлекэкспо»/”ВолгаЗдравЭкспо” Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе кабат ишекләрен ачачак. Әлеге чараны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе һәм «Казан ярминкәсе» үзәге оештыра. Быел күргәзмә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән үткәрелә.
Инде дистә елдан артык бу күргәзмә медицина өлкәсендәге казанышларны һәм хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен тәкъдим итү мәйданына әйләнә. Быелгы күргәзмәдә дә медицина техникасы, диагностика җиһазлары; рентген аппаратлары; электрмедицина җайланмалары, кораллары; эндоскопия җиһазлары; хирургия, ортопедия, урология, гинекология, офтальмология, отоларингология, терапия өчен медицина кораллары; кичектергесез ярдәм күрсәтү чаралары; реанимация, тернәкләндерү җиһазлары; лаборатор техника; дарулар һәм витаминнар; гомеопатик препаратлар; дәвалау косметикасы; стоматология өчен җиһазлар һәм медицинада кулланыла торган башка материаллар тәкъдим ителәчәк.
Татарстанда һәлакәтләр медицинасын үзгәртеп кору буенча тәҗрибә проекты тормышка ашырылганга, күргәзмәдә кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү системасына кагылышлы экспозиция урын алачак. Казанның алдынгы клиникалары үзләрендәге диагностика һәм дәвалау ысуллары белән таныштырачак. Иминият компанияләре иминиятләштерү буенча киңәшләр бирәчәк.
Быел күргәзмәдә Россия Федерациясе, Алмания, Израиль, Литва һәм дөньяның башка илләреннән 100дән артык компания катнаша. Күргәзмә кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының “Татарстанда кичектергесез медицина ярдәмен оештыруны камилләштерү” мәсьәләсенә багышланган коллегия утырышы, “Авыру кешене аякка бастыру һәм тернәкләндерүнең актуаль мәсьәләләре”, “Татарстанда йогышлы инфекцияләргә каршы эш алып баруның төп юнәлешләре, актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары” исемле фәнни-гамәли конференцияләр, республика онкология хезмәте белгечләре конференциясе, “Неонатологиянең актуаль мәсьәләләре” темасына семинар-киңәшмә, “Авыр хәлдә булган кешегә терапия үткәрүдә антигипоксантларны куллану” һәм “Вируслы инфекцияләрне кисәтү һәм дәвалау” темаларына симпозиумнар, «түгәрәк өстәл» утырышлары, мастер-класслар үтәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.