Казанда педиатриягә багышланган зур фәнни конференция узачак

23-24 ноябрьдә Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе” VII Бөтенроссия конференциясе оештырыла

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). 23-24 ноябрьдә Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе” VII Бөтенроссия конференциясе узачак.
Конференцияне оештыручылар – Казан дәүләт медицина университеты, югары технологик медицина ярдәме буенча Федераль агентлыгының Мәскәү педиатрия һәм балалар хирургиясе буенча фәнни-тикшеренү институты, Казан дәүләт медицина академиясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, клиник микробиология һәм микробларга каршы химиотерапия буенча Төбәкара ассоциациясе (МАКМАХ), аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау буенча Татар республика иҗтимагый фонды.
Фәнни форумда педиатриядә диетотерапия, микробларга каршы терапия, терапия чараларын оештыруда исбатлау медицинасы принциплары; җитлекми туган сабыйларны карау; балаларда баш мие һәм арка мие кан йөреше бозылу; имчәк баласы – катлаулы пациент; бүгенге заманда балалар инфекцияләре; генодиагностика һәм педиатриядә генотерапия; педиатриядә трансплантология; нәселдән һәм тумыштан килгән нефропатияләр; балалар кардиологиясе; педиатриядә эндохирургия, ревматология, хирургия; балаларга югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү; балалар пульмонологиясендә фармакотерапия; иммунодиагностика һәм иммунотерапия; педиатриядә метаболик синдром; балалар уроандрологиясе; балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген медицина-социаль яктан тәэмин итү; беренче медицина ярдәмен күрсәтү; балалардагы авыруларны диагностикалауда һәм дәвалауда исбатлау медицинасы принциплары; спорт медицинасы һәм балалар; балалар гастроэнтерологиясе кебек темалар каралачак. Бу турыда Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.