Илсур Метшин: “Казан халык санын алу барышында үрнәк күрсәтергә тиеш”

Казан мэры халык санын исәпкә алу алдыннан Татарстан башкаласы халкына мөрәҗәгать итте

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Казан 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында үрнәк күрсәтергә тиеш. Бүген Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде.
“Исәпкә алу барышында Казан, муниципаль сайлаулардагы кебек үк, чираттагы мәртәбә оешкан, көйле, һөнәри югарылыкта башкарылган эш үрнәге күрсәтергә тиеш”, - диде бүген Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә җитәкчеләргә һәм шәһәр районнары башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
“Халык санын алу нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади характеристикаларны, милли һәм тел составын, шәһәребездә яшәүчеләрнең белем дәрәҗәсен белеп булачак”, - дип саный шәһәр башлыгы.
Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, быел өйдә һәм районда яшәү урыны буенча стационар исәпкә алу участогында халык санын алу процедурасын узу мөмкинлеге бар. “Бары тик махсус өйрәтелгән исәпкә алучылар гына сораштыру үткәрә һәм сан алу кәгазьләре тутыра, - дип ышандырды Илсур Метшин. – Исәпкә алучының 2010 елның 14 октябреннән дә иртәрәк һәм 25 октябрьдән дә соңрак килмәячәген белергә кирәк. Аның үзе белән паспорты һәм махсус таныклыгы булачак. Әгәр исәпкә алучының шәхесенә карата шик туса, үз районыгыздагы сан алу үзәгенә шалтыратып, сезнең йортка хезмәт күрсәтә торган кешенең исем, фамилиясенә ачыклык кертегез”.
“Безнең исәпкә алучылар – ышанычлы кешеләр. Алар арасында элек төрмәдә утырып чыгучылар, караклар юк дип ышанып әйтергә мөмкин, чөнки һәр дәгъвачының шәхесе эчке эшләр бүлеге тарафыннан җентекләп тикшерелгән”, - дип ассызыклады Казан мэры.
Илсур Метшин чираттагы мәртәбә халык санын алу барышында тупланган барлык мәгълүматларның сер итеп саклануы һәм аноним булуы хакында искәртте. “Исәпкә алуда катнашу ирекле булса да, ул кеше һәм гражданинның иҗтимагый бурычы, - диде мэр. – Шул ук вакытта Казанда яшәүчеләр ялгыш һәм тулы булмаган мәгълүматларның чынбарлыктагы хәлне бозып күрсәтүе, һәм шуның белән дәүләтнең алдагы социаль, милли һәм демографик сәсясәте формалашуга тискәре йогынты ясаячагы хакында белергә тиеш.
Казанлыларга мөрәҗәгать итеп, мэр аларның халык санын исәпкә алуга аңлап һәм җаваплылык белән карауларын сорады. “Өегездә исәпкә алучы белән очрашкач яки стационар исәпкә алу участогы яныннан узып барганда, берничә минутыгызны сарыф итеп, сан алу кәгазен тутырыгыз, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин казанлыларга. - Әгәр сез исәпкә алучының сезне өегездә туры китерә алмаячагын һәм 14-25 октябрь көннәрендә стационар участокка барырга өлгерә алмавыгызгы алдан ук беләсез икән, исәпкә алу өчен сезнең турыдагы мәгълүматларны сезнең рөхсәт белән якыннарыгыз яки үзегез ышанган кешеләр бирә ала”.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Казанда 8 исәпкә алу үзәге оештырылган. Районнарда халык санын алу мәсьәләләре буенча вәкилләр район хакимиятләре биналарында урнашкан, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.