FISU, федераль һәм республика хакимияте органнары, спорт берләшмәләре җитәкчеләре очрашты

Бүген Казан Ратушасында ТР Президенты М.Шәймиев, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары И.Шувалов, FISU президенты Джордж Киллиан чыгыш ясады
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Кичә хәбәр ителгәнчә,  2013 елда Универсиаданы Казанда әзерләп үткәрү буенча төзелгән контрактны рәсмиләштерү максатыннан, Казанга махсус рәвештә Бельгиядән кунаклар килеп, спорт объектлары белән танышып чыкты. Шул уңайдан бүген Казан Ратушасында РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белән Халыкара студент спорты федерациясе/FISU президенты Джордж Киллианның рәсми оештырылган очрашуында FISU генераль секретаре Эрик Сайтронд, федераль хакимият органнары һәм спорт берләшмәләре ягыннан – РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина, РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталия Паршикова, РФ Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, РФ Хөкүмәтенең социаль үсеш һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты директоры Нелли Найговзина, Россия студент спорты берлеге президенты Олег Матыцин һәм Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Пемьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Марат Бариев, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин катнашты.
 Очрашуны башлап, М.Шәймиев үзенең чыгышында Халыкара студент спорты федерациясе җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Казанга тагын бер тапкыр килүегез өчен рәхмәт. Әлегә кадәр рәхмәт сүзләремне белдерергә җай чыкмаган иде. Студент спорты ягыннан карала алырлык шәһәрләрнең барысы да игътибарларын безгә юнәлттеләр һәм Универсиада үткәрергә хокук өчен көрәшерлек мөмкинлегебез барлыгын таныдылар. Нәтиҗәдә, без җиңдек, шуның өчен зур рәхмәт. Бу – республикабыз тарихының якты битләре булыр һәм бөтен Россия Федерациясе өчен дә шулай ук. Илебез җитәкчелегеннән үз вакытында Владимир Путин, аннары Дмитрий Медведев белән уртак тел табып, аларның Халыкара студент спорт уеннарын Россия Федерациясендә үткәрерлегебез булуына ышанычы һәм теләге зур роль уйнады. Төрле яклап караганда, бу бик зур җаваплылык һәм мактауга лаек миссия, дип уйлыйм мин аны, - дип, Татарстанның төрле мәсьәләдә федераль үзәк белән үзара аңлашуга ирешеп эшләвен искәртте. – Алга таба да Россия Президенты белән Премьер-министрның Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү буенча федераль үзәк ягыннан оештыру комитетын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелек итүендә уртак фикергә килүләре әһәмиятле. Россия Федерациясе Хөкүмәтендә эшләгән кебек, Президент аппаратында да  озак еллар дәвамында уңышлы хезмәт куйган, хәзерге заманның үсеш шартларында  эшләүдә тәҗрибә туплаган кеше ул. Мондый карарга килүләре өчен без Россия Федерациясе җитәкчелегенә рәхмәтле», - дип белдерде ТР Президенты.
 Аннан соң сүз алган Игорь Шувалов, FISU һәм Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп: «Без сезне Казанда 2013 елда Универсиада үткәрелсен өчен тырышкан бердәм команда итеп кабул итәбез. Мин көрәшнең авыр булуын яхшы аңлыйм», - диде.
Аның фикеренчә, бу проектның беренче тапкырдан түгел, икенче тапкырыннан җиңү яулауга ирешелүе белән дә кыйммәте зур һәм 2013 елда Универсиада, 2014 елда Олимпиада үткәрәчәгебезне аңлау да бик әһәмиятле. «Бу безнең өчен зур сынау, чөнки өстәмә финанс һәм административ ресурслар таләп ителә, без шушы ике зур чараның һәркайсын иң югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш. Алар икесе дә халыкара спорт хәрәкәте тарихына Россия Федерациясе оештырган һәм үткәргән иң әһәмиятле вакыйга буларак кереп калырга тиеш. Россиядә, артык катлаулы проектларны тормышка ашырырга алынганнар, дигән скептиклар бар. Ләкин без икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина белән, киресенчә, мондый проектлар Россия өчен хәзерге вакытта кирәкле, Россиядә моңа бөтен ресурслар бар дип саныйбыз. Глобаль масштабта финанс-икътисади кризис булуга карамастан, шундый вакыйгалар фонында без Универсиаданы да, Олимпиаданы да иң югары дәрәҗәдә үткәрергә тиешбез. Универсиада үткәрергә хокук яулауда Татарстан Президентының роле зур булганны беләбез, шуың өчен Сезгә, Минтимер Шәрипович, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Федераль Хөкүмәт, үз ягыннан, Татарстан Республикасы белән бер командага тупланып, Универсиаданы иң яхшы проектларның берсе булырлык итеп эшләргә әзер», - дип ышандырды И.Шувалов. Универсиадада яшь буенча чикләү булуын истә тотып, Россия яшьләре хәрәкәте аны зур вакыйга буларак хәтеренә сеңдерсен иде, Казанда спорт объектлары күпләп төзелгәнгә, аерым спорт төрләре буенча чемпионнарның күпчелеге руслар, россиялеләр булуын күрергә теләр идем, дигән фикерен җиткерде ул. 2013 елга кадәр администртив-финанс яктан гына, яңа объектлар төзүгә бәйле эшләр генә эшлисе түгел, шулай ук бөтен ил күләмендә, региональ, муниципаль хакимиятләр белән берлектә, яшьләр спорты хәрәкәте яңа сулыш алырлык итеп тырышасы бар. Гомумән, бергәләп эшләгәндә, әлеге проект тормышка ашарлык, дип басым ясап әйтте Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкиле.
 «Казанга мин зур канәгатьлек белән киләм, - дип сүз алды FISU президенты Джордж Киллиан. - Универсиада мәсьәләсендә әйткәндә, икенче тапкырында отуыгыз безнең сезгә болай гына мөмкинлек бирүебез булмады, ә, чыннан да, сезнең тырышлык, шул исәптән сәясәт тә иде. Берничә көн элек миннән, президент вазифасында Сезгә иң кыены нәрсә, дип сорадылар. «Сез оттырдыгыз» дип белдерү – минем өчен иң катлаулысы. Беренче тапкыр Казанның отылуы турында әйткәндә бик кыен булды. Сезнең Премьер-министрыгызның ни дәрәҗәдә борчылуы әле дә исемдә. Булган хаталарны без тиз арада төзәттек һәм әйе, без Казанга килергә тиешбез, дип хәл иттек. Казанны сайлап, дөрес эшләдек дип уйлыйм. Универсиада өчен федераль Хөкүмәт күп нәрсә эшләргә әзер торуы миңа тынычланырга нигез бирә. Бу спорт уеннары илгә, шәһәргә нәрсә бирә соң, дип сорыйлар. FISUның бу яктан фикере мондый: халыкара студент спорты уеннары тәмамлангач, объектлар барыбер урынында кала, сез кора торган спорт объектлары озак вакытлар шушы территориядә хезмәт итә», - диде Халыкара студент спорты федерациясе президенты.
Очрашу ахырында Универсиаданы үткәрү хокукы биргән контракт Халыкара студент спорты федерациясе, Россия студент спорты берлеге, оештыру комитеты һәм Универсиаданы кабул итә торган як – ТР Хөкүмәте һәм шәһәр җитәкчеләре тарафыннан имзаланды.