Бер атна эчендә Татарстанда 8 кеше агуланып үлгән

Токсикологик мониторинг мәгълүматлары буенча, химик матдәләр белән агулануның 117 очрагы теркәлгән.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг мәгълүматлары буенча, 3-9 октябрь көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 117 очрагы теркәлгән.
Агулану очракларның 42се – алкоголь, 14е- наркотик препаратлар, 37есе – дару препаратлары куллану белән бәйле, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР Идарәсе матбугат үзәге.
Химия этиологиясеннән зыян күрүчеләр арасында 78 ир-ат, 39 хатын-кыз, шул исәптән 14 бала һәм яшүсмер бар. Агулануның 8 очрагы үлемгә китергән. Агулануга китергән матдәләр 33 очракта – даруханәләрдә, 28 очракта – кибетләрдә, 2 очракта санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында сатып алынган.