«Милли проектлар: Татарстан - 2020» фотобәйгесе җиде номинация буенча уздырыла

Нәтиҗәләр 10-20 декабрь көннәрендә билгеле булачак.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Республика халкы «Милли проектлар: Татарстан – 2020» республика фотобәйгесенә кушыла ала. Фотобәйге җиде номинация буенча уздырыла: «Риза», «Элек юк иде», «Кунакка чакырабыз», «Карар бар», «Туры караш», «Объективта – балалар», «Республика үсеше өчен, һәркем мәнфәгатен кайгыртабыз». Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Бәйгенең беренче этабы 1 июньдә старт алды һәм 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар муниципаль берәмлекләрдә фотоматериаллар җыя.

Икенче муниципаль этап 15 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр узачак, бу чорда республика этабы өчен муниципаль берәмлекләрдә фотографияләр сайланачак.

1-10 декабрьдә фоторәсемнәр республика конкурс комиссиясенә җибәреләчәк. Нәтиҗәләрне 10-20 декабрь көннәрендә уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, ә иң яхшы эшләр басма һәм электрон республика массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстанда күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.