Зәйдә 12,4 мең тонна шикәр комы җитештерелде

Шикәр заводы тарафыннан 110733 тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйдә 12486 тонна шикәр комы җитештерелде, дип хәбәр итә район газетасы.  Зәй шикәр заводы 159 меңнән артык тонна чимал кабул итте, шуның 73458 тоннасы - Зәй районы агрофирмаларыннан. Шикәр заводы тарафыннан 110733 тонна шикәр чөгендере эшкәртелеп, 12486 тонна шикәр комы җитештерелде. Шикәрлелек 16,09 процент тәшкил итә.  Предприятие тәүлегенә 8000 тонна татлы тамыр эшкәртә. Алдагы көннәрдә биредә тәүлеклек максималь җитештерүгә күчеләчәк. 15 сентябрдән аграрийлар тәүлеклек эшләүгә керешәчәк.