WorldSkills җыелма командасы тренерлары биш ил өчен әзерлек программасын язачак

«Мобиль робототехника» компетенциясе буенча әзерлек программасы 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен булачак.
(Казан, 11 нче август, «Татар-информ», Вероника Ваганова). WorldSkills җыелма командасының тренерлар штабына Казандагы чемпионаттан соң биш илдән белем бирү программасын булдыру өчен гаризалар килде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Халыкара эксперт Дамирә Рамазанова сөйләде.«Казанда узган дөнья чемпионаты нәтиҗәсе буларак, хәзер безгә — тренерлар штабына биш илдән, шул исәптән Гарәп Әмирлекләрееннән «Мобиль робототехника» буенча әзерлек программасын 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен язуга гаризалар килде. Без хәзер шуның белән уңышлы шөгыльләнәбез», — дип хәбәр итте спикер.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, WorldSkills җыелмасындагыларның күбесе командаларның тренер штабларын тулыландырды.