Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге алтыда ачыла

"Бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм", - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе.
(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Хафизова). Татарстанда 14 сентябрьдә 19 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла. Алар иртәнге алтыдан эшли башлый һәм атна саен һәр шимбә көнне Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда “Татар-информ”да матбугат очрашуында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин әйтте.“19 мәйданчыкта ярминкәләр ачыла. Шуларның тугызы Казанда була. Шатерлы мәйданнар ел әйләнәсендә эшли. Алар да ярминкәдә катнашачак. Яр Чаллыда ике мәйданчык була”, - диде Дмитрий Яшин.Яшин ярминкәләрнең социаль әһәмиятле булуын искәртте. Ул шәһәр халкы өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә файдалы. Фермерлар үз продукциясен арадашчыларсыз сата ала, ә бу исә продукциянең бәясен киметә."Сатучыларга урыннар түләүсез бирелә. Бәяләр белән танышу өчен, ярминкәләргә килегез. Быел да бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм. Республика җитәкчелеге проектны хуплый. Сатучыларга транспорт чыгымнары кайтарылачак", - диде Дмитрий Яшин.