Синоптиклар томан турында кисәтә

Көндез республикада һава температурасы +20..+25 градус булачак.
(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы территориясендә 12 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак.Фаразлаулар буенча, 12 сентябрьдә республикада җылы һәм коры һава торышы көтелә. Көндез һава температурасы +20...+25 градус булачак.