Әлки районында архив бүлегенең ремонтланган яңа бинасы файдалануга тапшырылды

Бу бинада заманында санэпидстанция эшләгән иде.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Кичә Әлки районы архивының яңа бинасы файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итә район басмасы.  Моңа кадәр архив бүлеге яраклаштырылган биналарда эшләп килде. Анда документларны саклау, халыкка хезмәт күрсәтү өчен тиешле шартлар юк иде. Һәм менә республика программасы нигезендә район архивы өчен аерым бина капиталь ремонтланды. Бу бинада заманында санэпидстанция эшләгән иде. Әлеге оешма аннан киткәч, ул шактый еллар буш торды. Район җитәкчелеге аны архив бүлеге өчен үзгәртеп корырга дигән карарга килде.