2 октябрьгә кадәр Җиңү проспектында юл ябыла

Юл ябылу суүткәргеч һәм канализация үткәрелү белән бәйле.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Җиңү проспектында 11 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр автомобильләр хәрәкәте чикләнә. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Совхоз урамы, 34нче йорт янында һәм Дорожный тыкрыгы белән киселеш тирәсендә суүткәргеч һәм канализация үткәреләчәк.