11 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Алтай Республикасына сәфәр кылды, зирәк студентлар фәннәр академиясе стипендиясенә дәгъва итә, чаңгычылар Төмәндә уңышка иреште.

Татарстан белән Алтайны турыдан-туры һава юлы тоташтырырга мөмкин/Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников белән очрашты.

Татарстанда 30 мең бала катнашында төшкән мультфильм Россиянең Рекордлар китабына кергән/Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан гамәлгә ашырылган.

Казан муниципаль пляжларында коену сезонында батып үлүчеләр булмаган/Казан пляжы һәм сулыклар янында оештырылган ял итү урынында быел бер генә дә суда батып үлү очрагы теркәлмәгән.

Казан 15 сентябрьгә җылыту сезонына әзер булачак/Гадәттә, шәһәрдә җылыту сезоны сентябрь ахырында старт ала.

Казан “бәрхет сезоны” сәяхәтләре өчен уңайлы юнәлеш дип табылды/Исемлектә – Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Ярославль, Калининград, Владимир, Түбән Новгород, Кострома, Самара шәһәрләре.

Тырыш һәм зирәк студентлар Татарстан фәннәр академиясенең стипендиясенә дәгъва итә ала/2017-2018 уку елының көз-кыш семестрына югары уку йортлары студентлары өчен бәйге игълан ителде.

Илшат Рәхимбай Татарстан Президентының фильмда гуманизм өчен премиясенә лаек булды/М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябыла.

Татарстан чаңгычылары Россия ярышларында җиңү яулады/Җәйге чемпионат Төмән шәһәрендә узды.