Бүген Халыкара XII Казан мөселман киносы фестивале ябыла

Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов катнаша.
 (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанда Халыкара XII Казан мөселман киносы фестивале тәмамлана.  Аның ябылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.Чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия һәм балет театрында үтәчәк, дип хәбәр ителә Татарстан Хөкүмәте сайтында.