Татарстанда һава температурасы 23 градуска кадәр күтәреләчәк

Җомга республикада явым-төшем көтелми

  (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җомга төнлә һәм иртән томан булуы көтелә.
Берничә көн дәвамында татарстанлыларны алмашынучан болытлы һава һәм көз өчен чагыштырмача югары температура куандырачак. Шулай итеп, төнлә 12 сентябрьдә температура 4-9 градус җылы тәшкил итәчәк, ә көндез – 18-23 градус. 13 сентябрь төнендә 6-13 градус җылы булуы көтелә. Шул ук вакытты җомга явым-төшем көтелми.
Казанда җомга көнне төнлә 8-11 градус җылы, көндез – 20-22. Күк аяз, явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.