news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тумышы белән Минзәләдән булган генералның кабереннән туган ягына туфрак тапшыралар

24 августта Советлар Союзы Герое, генерал-полковник вафатына 70 ел була.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 14 августта Мәскәүнең Донск зиратында Татарстанның Минзәлә районы вәкилләренә Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Василий Гордов күмелгән урыннан җир тутырылган капсула тапшыру тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

24 августта Советлар Союзы Герое, генерал-полковник вафатына 70 ел була.

Җир тутырылган капсула Василий Гордовның туган ягы - Татарстан Республикасы Минзәлә районының Матвеевка авылына тапшырылачак.

Сталинград фронты белән җитәкчелек иткән хәрби генерал гомере 53 яшендә өзелә. 1947 ел башында ул Совет хөкүмәте әгъзаларына карата террорлык планнарын чыгаруда гаепләнә, ә 1950 елның 24 августында СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе аны иң югары җәзага хөкем итә.

Хөкем карары Мәскәүнең Лефорт төрмәсендә үтәлгән.

1956 елның 11 апрелендә Гордов реабилитацияләнә. Яңа ачылган мәгълүматларга бәйле хөкем карары гамәлдән чыгарылган һәм җинаять составы булмау сәбәпле эш туктатылган.

1960 елның 5 июлендә Советлар Союзы Герое исеме һәм бүләкләренә хокуклары яңадан торгызыла.

Советлар Союзы Герое Мәскәүдә Дон зиратында җирләнгән. Зиратның 3нче участогында урнашкан сәяси репрессия корбаннарына куелган һәйкәлдә В.Н.Гордовның исеме дә уеп язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100