news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә туристларны кабул итүнең яңа кагыйдәләре булдырылды

Очыш вакытында туристлар, һичшиксез, анкета тутырырга, анда сәфәр турында җентекле мәгълүмат язарга тиеш.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Төркия Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында аның территориясенә килүче барлык кешеләр өчен яңа кагыйдәләр кертте. Бу хакта Төркиядәге Россия илчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очыш вакытында туристлар, мәҗбүри анкета тутырырга тиеш. Анда Төркиядә булу урынын һәм адресын, шул исәптән элемтә өчен мәгълүматны һәм кабул итүче туроператорның исемен, шулай ук кунакханәнең исемен күрсәтергә кирәк.

«Анкеталар паспорт контроле вакытында тапшырылып, Эчке эшләр министрлыгының гомуми базасында теркәлә. Анкета мәгълүматлары очыш вакытында инфекцияле [Covid-19] кешеләр белән ике рәт чикләрендә булган кешеләрне ачыклау өчен кулланыла», - дип аңлаттылар дипломатик вәкиллектә.

Моннан тыш, Россия Туроператорлары ассоциациясе билгеләп үткәнчә, үзең белән салонга ала торган йөк исемлегенә үзгәрешләр кертелгән. Самолет салонына хатын-кызлар сумкалары, ир-ат портфельләре, ноутбуклар өчен чехоллар, балалар сумкалары, Duty Free товарлары салынган пакетлар, музыкаль инструментлар, фотоаппаратлар һәм зәркән эшләнмәләре генә алып барырга була. Калган әйберләрне багажга тапшырырга кирәк, моның өчен өстәмә түләү алынмый.

Самолетта битлекләр кию мәҗбүри булганлыктан авиакомпанияләрдә туклану оештырылмый. Пассажирларга шешәгә тутырылган су гына бирәләр. Туристлар килеп җиткәннән соң тән температурасын тикшерәләр. Әгәр ул 37,8 градустан югарырак икән, ярты сәгатьтән аны кабат үлчиячәкләр, шулай ук табибка килүләрен сорыйлар. Температура сакланганда, кунакка коронавируска ПЦР-тест ясаячаклар. Тискәре нәтиҗә булганда, сәяхәтче аэропорттан гид озатуында китә алачак.

10 августтан Россия коронавирус пандемиясе аркасында Төркия курортлары белән өзелгән авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрде. Беренче рейслар Анталияга Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон шәһәрләреннән китте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100