news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Приставлар Түбән Камадагы кибетне япкан, анда персоналның температурасын үлчәмәгәннәр

Суд таләпләрне үтәмәгән өчен сәүдә павильонын 90 көнгә ябу турында карар кабул иткән.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Приставлар Түбән Камада персоналның температурасын үлчәмәгән өчен кибетне япкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча әйдәп баручы белгеч-эксперты Антон Курчаков сөйләде.

Билгеле булганча, шәһәр кибетләренең берсендә персоналга температураны үлчәү өчен термометрлар, шулай ук күрсәткечләрне теркәү журналы булмаган. Моннан тыш, антисептиклар этикеткаларсыз булган һәм җиһазлар һәм инвентарьны дезинфекцияләү язмасы да алып барылмаган.

Шуңа бәйле рәвештә, суд 90 тәүлеккә сәүдә ноктасын ябарга дигән карар кабул иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100