news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте

Район башлыгы Илһам Кашапов Питрәч гербы төшерелгән тасманы флагка беркетте.

Питрәч районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте
«Вперед» газетасы

 Казан, 11 август, «Татар-информ»). Питрәч районына ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы килде. Флагка беркетелгән район гербы ундүртенче булды. Бу хакта «Вперед» газетасы яза.

Район башлыгы Илһам Кашапов бу мизгелнең тантаналы булуын билгеләп үтте. «Безнең өчен бу мөһим вакыйга. Бүген ТАССР флагында символик рәвештә үз эзебезне калдырдык», — диде ул.

Питрәч районы юбилей флагын Мәдәният йорты бинасында каршылады, анда онлайн-режимда Питрәч районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан концерт булды.

Юбилей флагы көн саен «сәяхәт итә», иртәгә аны Азнакай районында каршы алачаклар. Эстафета тәмамлангач, ул Татарстанның Милли музеена саклауга тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100