news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның архитектура һәйкәлләре турында зур каталог чыгачак

Мең битлек яңа форматтагы басма федераль грант ярдәме белән чыгарыла, ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшләнгән.

Казанның архитектура һәйкәлләре турында зур каталог чыгачак
16-1.nnrf.ru сайтыннан скриншот

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Көз көне Казанда меңьеллык шәһәрнең архитектура һәйкәлләре турында яңа форматтагы 1000 битлек каталог тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га басманың баш мөхәррире Алексей Тарунов сөйләде. Тарунов искәрткәнчә, каталогта беренче тапкыр Казан биналарының тарихи йөзен саклап калуда 2005 елда 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүдән алып безнең көннәргә кадәр эшләгән реставратор-замандашларның исемнәре күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, беренче тапкыр Казан Кремле диварлары һәм манаралары, Иске Казанның элеккеге полицейски частьләре, шул исәптән Татар бистәсе һәйкәлләре һәм шәһәр читендәге Архиерей йорты, Арча, татар һәм башка иске зиратларда дәүләт саклавында булган каберлекләрне җентекләп тасвирлау бастырылачак.

Казанга багышланган каталог «Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» проекты ике томының берсе булачак. Анда Казанның 620 тарихи мирасы объекты – 730 аерым бина һәм корылма турында актуаль мәгълүмат керәчәк. Басманың үзенчәлеге-объектлар турында мәгълүматның урнашу урыны буенча алфавит тәртибендә түгел, ә территорияләрне һәм архитектура комплексларын үстерү хронологиясе буенча урнашуы.

Басманы әзерләүдә тарихчы, архитекторлар, реставраторлар, Татарстанның һәм башка төбәкләрнең мәдәни мирас объектларын саклау буенча белгечләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100