Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткарганнар

Янгын мәйданы 3 кв. метр тәшкил иткән.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Айдаров урамы буенча 20-нче номерлы йортның сигезенче катында янгын чыккан дигән хәбәр килде.

Төтен чыга торган подъезддан янгын сүндерүчеләр саклагыч битлек ярдәмендә биш кешене чыгарганнар.

19.10 сәгатьтә янгын бетерелгән. Янгын мәйданы 3 кв. метр тәшкил иткән.