news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәттахов: Краснодар өлкәсе, Кырым башка төбәкләрдән балалар китерергә рөхсәт итмәде

Татарстанда барысы утыз меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял иткән.

Фәттахов: Краснодар өлкәсе, Кырым башка төбәкләрдән балалар китерергә рөхсәт итмәде

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Быел Краснодар өлкәсе һәм Кырым җәйге сәламәтләндерү лагерьларына башка төбәкләрдән балалар китерергә рөхсәт бирмәгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр министры Дамир Фәттахов әйтте.

«Без Кара диңгез буендагы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә бик җентекләп әзерләндек, хәтта монолагерьлар булдыру мөмкинлеген карадык. Арендага алган һәм Анападагы үзебезнең лагерьга кадәр чиста коридор булдырып, балаларны илтү юлын һәм анда башка төбәкләрдән килгән балалар керүне чикләүне уйладык. Кызганычка каршы, Краснодар өлкәсе дә, Кырым да башка төбәкләрдән балаларны кертүгә рөхсәт бирмәде», — ди ул.

Дамир Фәттахов узган ике смена вакытында барысы утыз меңнән артык баланың җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял иткәнен әйтте. Быел җәйге сәламәтләндерү лагерьларында барысы 505 меңнән артык баланың ял итүе планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100