news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннән иң оста машина йөртүче хатын-кыз Чистайда район данын яклаячак

Александра Анатольевна руль артында дүрт ел йөри.

Чирмешәннән иң оста машина йөртүче хатын-кыз Чистайда район данын яклаячак
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 11 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Әлмәттә иминият компаниясендә эшләүче Александра Караваева «Автоледи» республика бәйгесенең район этабында беренче урын яулады. Ул Чистайда узачак сайлап алу ярышларында район данын яклаячак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Александра Анатольевна руль артында дүрт ел йөри. Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашса да, барлык сынауларны узып, «Автоледи» титулына лаек булды.

"Бәйге турында интернетта укыгач, катнашасым килде. Беренчедән, үзеңне сынап карыйсың. Аннан соң инде юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерергә менә дигән форсат. Миңа бик ошады, үземнең мөмкинлекләремне белдем. Минемчә, мондый бәйгеләр кирәк", - дип сөйләде ул.

Хәзер машина йөртүче гүзәл затлар күп булса да, бәйгегә килергә бик атлыгып тормыйлар шул. Шулай да быел, башка еллар белән чагыштырганда, байтак кеше җыелды, җиде автоледи көч сынашты. Гүзәл затлар юлда йөрү кагыйдәләреннән сынау бирде. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларның автомобиль йөртү осталыкларын дә бәяләде.

Куркасы юк, төгәл җавап бирә алмаган өчен йөртү таныклыгын алмыйлар. Бәйгедә җиңүчеләрне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников һәм «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Лилия Сафина тәбрикләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100