news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел көз Татарстанда яшьләр өчен яңартылган өч объект ачылачак

Республикада унҗиде яшүсмерләр клубына, ун лагерьга һәм алты яшьләр үзәгенә реинновация ясалачак.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Көз айларында Татарстанда өч яңартылган яшьләр объекты эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте.

«Сентябрь аенда Чаллыда ике яңартылган яшьләр үзәге: „Нур“ һәм „Шатлык“ ачылачак. Шулай ук көзен элекке Алафузов театры бинасында „Созвездие-Йолдызлык“ хәрәкәтенең арт-резиденциясе эшли башлаячак», — диде Дамир Фәттахов.

Министр 2018 елдан Татарстанда барысы 110 яшьләр объектына ремонт ясалуын әйтте. Быел унҗиде яшүсмер клубына, ун лагерьга һәм алты яшьләр үзәгенә реинновация ясалачак

Фәттахов ремонт эшләреннән кала объектның концепциясенә зур игътибар бирелүен әйтте. «Булачак концепцияне һәм төзүчеләр өчен техник биремне яшьләр белән берлектә булдыру безнең принципиаль позиция иде. Яшьләр объектларын яңартуга карашны без тулысынча үзгәрттек», — диде ул.

Дамир Фәттахов яшьләр белән эшли алачак персонал әзерләүнең мөһим булуын өстәп әйтте. «Яшьләр үзәген алтын белән бизәсәк тә, анда яшьләр белән бер дулкында булган белгечләр эшләмәсә, ул бина кызыксыну уятмый», — диде Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100