Быел «Алтын каләм» фестивалендә биш төп тема билгеләнгән

Фестивальнең татар матбугаты юнәлешендә 18 катнашучы бар.

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Быел «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXI Республика фестивале төп биш тема булдырган. Алар арасында «ТАССРның 100 еллыгы», «Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы», «Фестивальгә 25: бары тик алга», «XXI гасыр журналисты», «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте» темалары бар.

«Әлеге бәйге республикабызга бик күп танылган шәхесләрне ачып бирде. Алар һаман да „Алтын каләм“ белән тыгыз элемтәдә. Кайберләре куратор яисә укытучы буларак кире әйләнеп кайта. Катнашучылар тәүлегенә 24 сәгать эшли. Бу фестиваль яшьләргә журналистика өлкәсендә үсәргә ярдәм итә», — диде Татарстан яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

«Алтын каләм» фестивалендә сигез юнәлеш бар. Татар матбугаты юнәлешендә кураторларның берсе булып «Алтын каләм-2016» фестиваленең гран-при иясе Илгиз Шәкүров тора.

«Бу фестиваль гомеремдә мөһим урын алып тора. Ул миңа журналистика өлкәсендә күп мөмкинлекләр бүләк итте. Фестивальдә биш тапкыр катнаштым. Беренче елны син үзеңнең кая эләккәнеңне аңламыйсың. Әмма соңыннан нәрсәне ничек эшләргә кирәк икәненә төшенәсең», — дип сөйләде гран-при иясе.

Аның сүзләренчә, татар матбугаты юнәлешенә 23 яшь журналист чакырылган булган. Аларның 18 фестивальгә килгән. «Шунысын билгеләп үтик: безнең төркемдә ике журналист егет бар. Бу мине сөендерде», — диде Илгиз.