news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 2021-2022 елларда тагын бер яңа сквер барлыкка киләчәк

Җәмгыяви киңлек республика программасы ярдәмендә барлыкка киләчәк.

Алабугада 2021-2022 елларда тагын бер яңа сквер барлыкка киләчәк
«Новая Кама»

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Алабуганың 4нче микрорайонында Мәрҗани урамында тагын бер яңа сквер төзеләчәк. Җәмгыяви киңлек республика программасы ярдәмендә барлыкка киләчәк. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Кичә 10нчы мәктәп территориясендә җәмгыяви киңлекләрне үстерү буенча иҗтимагый фикер алышу узды. Ике сәгать дәвамында бу районда яшәүче кешеләр мәктәптән алып якындагы кибеткә кадәр нинди сквер күрергә теләве турында сөйләште.

Алабугада яшәүчеләр ике төркемгә бүленде, аларның һәркайсы үз идеяләрен белдерде. Күпчелек велосипед прокатын оештырырга һәм махсус велосипед юлларын җиһазландырырга сораган, күпләр инклюзив балалар мәйданчыгын күрергә теләгән.

Мәрҗани урамында яңа сквер 2021-2022 елларда пәйда булыр дип планлаштырыла. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча белгечләр территорияне төзекләндерү концепциясен әзерли һәм проектлар тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100