news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада яшәүче биш балалы гаилә «Ана даны» медаленә лаек булды

Әлеге медаль район буенча 114 кешегә бирелгән.

Сабада яшәүче биш балалы гаилә  «Ана даны» медаленә лаек булды
http://saby-rt.ru/

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәридә Вилданова). Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Сабада биш бала үстерүче Ләйсән һәм Александр Бабнищевлар гаиләсенә «Ана даны» медале тапшырды. Бабнищевлар — әлеге мәртәбәле бүләккә ия булган 114нче гаилә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

«Ана даны» медале — бик зур бүләк. Бу һәркемгә дә бирелми. Район буенча 114 кешегә генә бирелгән, бу сан артып торырга тиеш. Бүгенге истәлекле көндә әлеге бүләкне тапшырабыз, гаиләгез шулай матур, мәхәббәтегез көчле булсын. Балаларыгыз Саба районының данын күтәрүчеләр булып үссеннәр, — дигән теләкләрен җиткерде Рәис Миңнеханов.

Әлеге гаиләдә тәрбияләнүче балалар — Салават, Сөмбел, Адель, Камил, Иркә һәрберсе район башлыгы кулыннан алган бүләкләргә бик шат иделәр. Гаилә башлыгы — Александр социаль яклау бүлеге хезмәткәре булып эшли, бүлек начальнигы Марсель Хуҗин аны махсус сертификат белән бүләкләде, диелә әлеге хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100