news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең ерак районнарында җанисәп 1 октябрьдән башлана

Михаил Мишустин халык санын алуны 2021 елның апреленә күчерү турында карарны имзалады.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык саны алу ерак районнар өчен 2020 елның 1 октябрендә башлана. Бу хакта Бөтенроссия халык санын алу (ВПН) сайтында хәбәр ителә.

«Бөтенроссия халык санын алу Россиянең бөтен төбәкләренә, хәтта иң кечкенә һәм ерак урнашкан торак пунктларга да кагылачак. Ерак территорияләрдә халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 июненә кадәр булачак», — диелә ВПН медиаофисы сайтында.

Коронавирус пандемиясе аркасында халык санын алу вакыты күчерелде. 27 июньдә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин җанисәпне 2021 елның апреленә күчерү турында карарны имзалады.

Булачак акция ил тарихында беренче тапкыр цифрлы җанисәп булачак. Халык санын алучыларның һәрберсенә махсус программалы планшетлар биреләчәк. Бу программада халык саны алу өчен электрон бит, шулай ук мәгълүматларны саклауның иминлеген тәэмин итә торган технологияләр булачак.  

Моннан тыш, гражданнар үзләренә уңайлы вакытта халык санын алу битләрен дәүләт хезмәтләре порталында тутыра алачак.

Ахыргы йомгаклар рәсми рәвештә 2022 елның дүртенче кварталында басылып чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100