news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслимдә Сабан туе уза торган «Киләчәк» паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә

Районның оешма-предприятиеләре көче белән бу көннәрдә Сабантуй узачак мәйданда төзекләндерү эшләре бара.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Мөслим»). Мөслимдә Сабан туе уза торган «Киләчәк» паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Мөслимдә районның оешма-предприятиеләре көче белән «Киләчәк» паркында төзелеш эшләре дәвам итә. Сабантуй узачак мәйданда төзекләндерү эшләре бара. Паркка төшә торган юл асфальт белән эшләнелә. Ике меңнән артык машинага исәпләнгән алты парковка ясалган. Сабантуй узачак мәйдан территориясендә зур һәм кече амфитеатр ясалган, анда барлыгы 7 мең кеше сыя алачак. Шулай ук зур сәхнә дә эшләнеп беткән, диелә хәбәрдә.

Бу атнада Сабантуй мәйданында рулонлы газон җәю эше бара. Газонга су махсус автоматлаштырылган газон системасы белән сибеләчәк. 10шар тонна су сыешлы савытлар мәйдан территориясе янәшәсенә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100