news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Яңа Чаллы авылында үзара салымга юл салачаклар

Яңа Чаллының Совет урамында 400 метр озынлыктагы юл салырга планлаштыралар

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мардегаллямова). Әлки районы Яңа Чаллы авылында үзара салымга юл салалар.Бу хакта җирле газета хәбәр итә.

Яңа Чаллы авылында су башнясына кую өчен «Лоцман» автоматы сатып алганнар. Иске Чаллы авыл җирлегендә насос двигательләре белән идарә итү һәм саклау буенча заманча станция урнаштырылмаган бер генә башня калган булган.

Авыл җирлеге башкарма комитеты эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов белән вак таш кайтаруга килешү төзегән. Бу җәйдә Яңа Чаллының Совет урамында 400 метр озынлыктагы юл салырга планлаштыралар. Әлеге эшләр үзара салым акчаларына башкарыла. Биредә бу салымны халык үз вакытында түли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100