news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара прокуроры район дәваханәсендәге эш барышы белән танышты

Район прокуроры йогышлы авырулар кабинетына чират көткән кешеләр белән сөйләште.

Кукмара прокуроры район дәваханәсендәге эш барышы белән танышты
http://kukmor-rt.ru/

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Шушы көннәрдә Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров район үзәк дәваханәсендә булып, андагы эш барышы белән танышты, шулай ук температура билгеләре белән мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итүче КИЗ (инфекцияле авырулар кабинеты) янында чиратта торучы авырулар белән сөйләште. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Барыннан да бигрәк аны күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан пациентларның канәгатьме икәнлеге кызыксындырды. Коронавирус пандемиясе табиблар эшен күпкә катлауландырганлыктан, күпчелек кеше чиратларга аңлап каравын белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100