Максим Орешкин Казанда тукталыш ясап, Тольяттига кадәр автойөреш уздыра

Министр Мәскәү-Казан түләүле трассасы һәм М7 трассасын реконструкцияләү арасында сайлап алу өчен карар кабул итүгә позиция әзерләргә планлаштыра.
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Россиянең икътисади үсеш министры Максим Орешкин Мәскәүдән Тольяттига автойөреш уздырырга ниятли. Ул Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләрендә тукталыш ясаячак. 15 июльдә Тольяттида моношәһәрләрне үстерү буенча форум узачак. Бу хакта министр үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итте.“Тольяттига үзенчәлекле ысул белән барырга җыенам, - дип язган ул. Машинада барачакмын, рульдә дә үзем булам. Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Чабаксар – Казан – Самара – Тольятти маршруты буенча барачакмын”.Министр автойөреш вакытындагы төп бурычын да әйткән. Ул Мәскәү-Казан түләүле трассасы һәм М7 трассасын реконструкцияләү арасында сайлап алу өчен карар кабул итүгә позиция әзерләргә кирәк дип саный.Максим Орешкин Мәскәүдән 12 июльдә чыгып китәргә планлаштыра.