Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында сак булу турында искәртә

Бүген кич һәм иртәгә республикада яшенле яңгыр һәм көчле җил булуы мөмкин.
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). МЧС татарстанлыларга һава шартлары бозылганда саклану чараларын күрергә киңәш итә.“Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча бүген кичке тугыздан соң һәм иртәгә республика территориясендә яшенле яңгырлар һәм 18 метр тизлектәге көчле җил көтелә”, - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, яшен һәм көчле яңгыр юлларда зур куркыныч тудыра дип кисәтә.Һава шартлары бозылган вакытта урамда булганда, электр үткәргеч линияләре, агачлар, реклама такталары һәм витриналар янында торырга ярамый. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендлары, черек агачлар яныннан да ераграк торырга кирәк.Юлда вакытта һава шартлары бозылса, хәрәкәт полосасын үзгәртергә, алдагы машиналарны узарга ярамый. Кисәк кенә тормозга басмаска һәм куркынычсыз тизлекне сайларга кирәк.