11 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде, Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларыннан китә, синоптиклар яшенле яңгыр турында кисәтә.
Фәрит Мөхәммәтшин «Visit Tatarstan» күргәзмәсенә бәя бирде / Дәүләт Советы депутатларына рәсми туристик брендының сувенир продукциясе тәкъдим ителде.Әхмәт Садыйк Доган: Казанда Төркиянең икенче мәдәни үзәген ачарга телибез / Мәскәүдә Төркиянең Россиядәге бердәнбер мәдәни үзәге урнашкан.Татарстанда сентябрьнең беренче шимбәсендә Бакчачы көне билгеләп үтелә башлаячак / Дәүләт Советы депутатлары депутат Валерий Власов тәкъдимен хуплады.Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларыннан китә / Әхмәт Садыйк Доган бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде / Казанда корбан чалу 19 мәйданчыкта башкарылачак.Биология фәннәре докторы бал кортлары үлүенең төп сәбәбен атады / Умартачылар еш кына кырларның агулы химикатлар белән эшкәртелүе турындагы мәгълүматны вакытында алмый, дип искәртте биология фәннәре докторы.Казан фотография мәктәбенә нигез салучыларның берсе Юрий Филимонов вафат / Мәрхүмне соңгы юлга озату 12 июльдә, 10:00 сәгатьтә Королев урамы, 67 йорт адресы буенча булачак.«Казанские ведомости» баш мөхәрриренә «Тынычлык розасы» алтын медале тапшырылды / Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный Венера Абдулла кызына «Россия Журналистлар берлегенә 100 ел» медален бүләк итте.Татарстанда җил иң күп искән район исеме билгеле / Республикада иң куәтле җил паркы Кама Тамагы районында урнаштырылырга мөмкин.